Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге 2022 нче елның 300 нче парын теркәде. Казаков Антон Андрей улы һәм Иместьева Олеся Александр кызы 300 нче юбилей пар.
Никах теркәү тантаналы шартларда узды. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яшь парны беренче гаилә документы – никахлашу турында таныклыкны котлау сүзләре белән тапшырдылар. Иң якын дус-туганнар яшь парларны туй көннәре белән котладылар. Яшь парларга гармония, иминлек, озын гомер, бәхетле тигез тормыш телибез!