Баулы районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә бала туды

2022 елның 13 июле, чәршәмбе

Бүген Баулы ГХАТ бүлегендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә туган бала теркәлде. Бу бәхетле вакыйга Алмаз һәм Люция Фершиннар гаиләсендә булды. Әти-әниләр сабыйны Арслан дигән матур исем белән атадылар. Арсланның яңгыравыклы һәм горур исеме төрки тамырларга ия.

Баулы районының Исергәп авылында яшәүче Фершиннар гаиләсе ике бала тәрбияли инде. Арслан туу гаиләгә яңа статус – күп балалы гаилә статусы бирде.

ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Фаершиннар гаиләсен бала туу белән җылы котладылар һәм шундый матур бәйрәм көнендә туган сабый мәхәббәт һәм тугрылык хөкем сөрәчәк гаиләдә тәрбияләнәчәгенә ышаныч белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International