9 июль-Корбан бәйрәме көнендә, "Ныклы гаилә" проекты һәм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында, Сарман район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Галәметдин һәм Рәүфә Гыйльфановларны алтын туйлары белән котлады. Юбилярларга муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлева, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, туганнары һәм якыннары изге теләкләрен җиткерделәр. Юбилярларга муниципаль район Башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.