2022 елның 19 июлендә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан 200-нче номерлы туу турында акт теркәлде. Акт язуының түгәрәк номеры Радэль исемле кечкенә алабугалыга эләкте. Бәхетле әти-әни Ренат һәм Резедә үз улының беренче документын, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның котлавын алдылар.