Мөһим һәм матур бәйрәм-Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2022 елның 8 июле, җомга

2022 елның 8 июлендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында Балык Бистәсе муниципаль районында Пузырьковлар гаиләсен өйләренә барып котладылар.

Валентина Николаевна һәм Екатерина Дмитриевна Пузырьковлар гаиләсе 2022 елда Алтын туйларын – 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтәләр. Ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Валентин Николаевич гомере буе Балык Бистәсендә подстанциядә эшли, Екатерина Дмитриевна подстанциядә диспетчер булып эшли.

Бүген Валентин Николаевич һәм Екатерина Дмитриевна кадерле әби бабай. Пузырьковлар гаиләсе-балалары, туганнары өчен генә түгел, район халкы өчен дә гаилә бәхете һәм иминлек үрнәге.

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вафина Айгөл Камил кызы һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Пузырьковлар гаиләсен котладылар, озын гомер теләделәр. Юбилярларга район Башлыгының Рәхмәт хаты, матур ромашкалар бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International