22.07.22 көнне Мамадыш районында 9 бәхетле гаиләгә барлыкка килде

2022 елның 22 июле, җомга

Агымдагы елның 22 нче июле Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре өчен кызу урак өсте булды. Мамадышның яшь парлары өчен бу көн аажиотаж тудырды. Кемдер бу датаны көзгеле сан, кемдер җомга көне, кемдер отпуск вакыты булганга сайлаган. Ләкин иң мөһиме – Мамадыш районы бу көнне 9 бәхетле гаиләгә артты.

Язылышу сарае берсеннән берсе чибәр кәләшләр, искиткеч чәчкәләр токан купсанлы кунаклар, бәхетне уртаклашу хисләре белән сугарылган иде.

Бүлек мөдире Ландыш Шәйхетдинова, көн тыгыз булуына карамастан, кешеләрнең бәхетле йөзләрен күрү, рәхмәт сүзләрен ишетү – барлык арганлыкны бетерә, дип уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International