Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 22 нче июль көнне иң күп никах теркәлде – 12 пар үзләренең никахларын законлы рәвештә теркәделәр.
Никах теркәү өчен матур даталар гадәттәгечә яңа өйләнешүчеләр арасында популяр. Быел иң зур кызыксыну һәр айның 22нче санына туры килә. Ике көн эчендә – 2022 елның 22 һәм 23 июль көннәрендә 20 пар үз язмышларын берләштерде.
Яшь парларга тыныч һәм тату яшәүләрен телибез. Гаилә тормышының һәр көне искиткеч әкияткә һәм бәхетле тарихка әверелсен иде.