Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә уртак гаилә кору алдында яшь парлар өчен инструктаж узды

2022 елның 16 июле, шимбә

Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә уртак гаилә кору алдында яшь парлар өчен инструктаж узды. Әлеге очрашуларда булачак кияү белән кәләш үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап таба, никахны рәсмиләштерүнең тәртибе белән таныша, хәтта язылышу тантанасының репетициясендә дә катнаша алалар.

Яшь парлар өчен инструктажлар һәр шимбә көнне сәгать көндезге 12дә Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда үткәрелә. Җәйге туй сезонының иң кызган чагында әлеге очрашулар аеруча актуаль булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International