Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актлары теркәү идарәсендә Виктор Иван улы һәм Лидия Анатолий кызы Масленниковларның бергә тормыш корып яши башлауларына 55 ел тулуга багышланган зөбәрҗәт туй тантанасы узды.
Виктор Иван улы һәм Лидия Анатолий кызы тигезлектә һәм татулыкта өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә алар 10 оныкларның уңышларына сөенеп яшиләр. Зөбәрҗәт юбилярларның аерым горурлыгы – аларның ун оныкчыклары.
Виктор Иван улы һәм Лидия Анатолий кызы – чын хезмәт ияләре, эш сөючән, тырыш белгечләр. Әлеге гаиләнең гомуми хезмәт стажы – 80 елдан артып китә. Алар бик күп мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары ияләре. Моннан тыш Лидия Анатолий кызы хезмәт ветераны исеменә лаек булган шәхес.
Зөбәрҗәт туй хөрмәтенә Виктор Иванов улының һәм Лидия Анатолий кызының исемнәре ГХАТ идарәсенең Мактау китабына кертелде. Юбилярларга Мактаулы акт һәм истәлекле китаплар тапшырылды.