Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе белгечләре «Милосердие» үзәгендә гаилә юбилейлары белән котлау тантанасы уздырдылар

2022 елның 13 июле, чәршәмбе

2022 елның 12 июлендә «Милосердие» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналы чара узды.

Гаилә – ул кешенең төп байлыгы, тормышының чишмә башы, һәрберебезгә көч-дәрман биреп торучы мөһим чыганак. Әлеге бәйрәм уңаеннан оештырылган концерт программасы кысаларында Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе белгечләре Титовлар, Лотфуллиннар, Гыйльфановлар һәм Джафаровлар гаиләләрен гаилә корып яши башлауларының юбилейлары белән котладылар.

Истәлекле көнне якыннарын котларга дип килгән туганнары һәм балалары алдында юбилярларга мактау кәгазьләре һәм истәлекле китаплар тапшырылды. Аларның исемнәре ГХАТ идарәсенең Мактау китабына кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International