Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә «Гаилә» шәһәр паркында «Түбән Кама – гаилә бәхете территориясе» шәһәр фестивале узды

2022 елның 12 июле, сишәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә «Гаилә» шәһәр паркында «Түбән Кама-гаилә бәхете территориясе» шәһәр фестивале узды.

Бәйрәмне оештыручылар бик күп кызыклы тематик зоналар һәм интерактив мәйданчыклар булдырып кына калмадылар, ә шәһәрдәшләребезне актив рәвештә аларда катшашуга җәлеп иттеләр. Түбән Кама шәһәренең Балалар сәнгать мәктәбе оештырган һәвәскәр пленэр аеруча популярлык казанды. Махсус әзерләнгән мольбертларда төрле яшьтәге балалар гаилә темасына искиткеч матур рәсемнәр – чын шедеврлар иҗат иттеләр.

Моннан тыш биредә балалар ясаган картиналардан торган «Гаилә бәхетенең кояшлы нурлары» дип исемләнгән күргәзмә дә эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International