Нурлат районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне!

2022 елның 10 июле, якшәмбе

2022 елның 8 июлендә Нурлат шәһәренең «Театр» скверында «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне»нә багышланган тантаналы чара узды. Бу көнне берничә дистә ел бергә гомер иткән, лаеклы балалар тәрбияләгән, шәһәребез һәм районыбыз үсешенә зур өлеш керткән үрнәк гаиләләрне хөрмәтләү матур традициягә әверелде. Котлау адреслары һәм истәлекле бүләкләр алтын туйларын бәйрәм итүче җиде гаиләгә, рубин һәм энҗе туйларын билгеләп үтүче өч гаиләгә тапшырылды.

2008 елда бәйрәм хөрмәтенә иҗтимагый бүләк – «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшыру гамәлгә кертелде. Быел әлеге бүләккә Рәшит Ризван улы һәм Фәүзия Исхак кызы Кәлимуллиннар гаиләсе лаек булды.

«Яңа туган балага бүләк» район акциясе кысаларында Нурлатның унбер гаиләсенә истәлекле бүләкләр, бала үсеше өчен келәмнәр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International