Арча муниципаль районында озак еллар бергә яшәгән парларны тәбрикләү инде күркәм традициягә әйләнде. Юбиляр гаиләләр яшьлекләрендә насыйп булмаган тантаналы шартларда гомер бәйрәмен уздыра, Дан китабына кул куя.
2022 елның 16 июль көнендә 60 ел иңгә-иң куеп яшәгән Мансур Халирахманович һәм Зәкия Касыймовна Шакировлар гаилә бәйрәменә чакырылды. Шакировлар кыз һәм ике ул тәрбияләп үстергәннәр, алар әти-әниләрен оныклары белән куандыралар. Яшьлектәге олы мәхәббәтне еллар үтү белән дә саклап кала алуларын зур бәхет дип саный алар. Кулга-кул тотынышып сабыр итеп озын гомер юлын бергә үтү, бәхетле яшәү сере шунда, ди алар.
Арча муниципаль районы хатын-кызлар рәисе Гатауллина Альмира Мидхатовна, Яңа Кырлай авыл җирлеге башлыгы Сәфәров Газинур Гаязович юбилярларны котлап, аларга сәламәтлек, озын гомер теләп, Арча муниципаль районы башлыгы И. Г. Нуриевның котлау хатын, чәчәкләр һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.