Район башлыгы Айдар Салахов исеменнән бу гаиләне район Советы аппараты җитәкчесе Аида Биктимерова котлады. Бу бәрәмдә шулай ук администрация хезмәткәрләре, ГХАТ бүлеге җитәкчесе дә катнашты. Митюшкиннар гаиләсен котларга аларның туганнары, гаилә дуслары, элекке укучылары да килгән иде.
Менә инде 60 елдан артык гаилә тормышында романтик рухны сүрелдермичә, кулга кул тотынышып яши бу гаилә. «Гаиләгездә бәхет нигезе буларак нәрсә хезмәт итә?» дигән сорауга «Мәхәббәт һәм бер-береңә хөрмәт» дип җавап бирде алар.