Әлмәт шәһәрендә 1000 бала туган

2022 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

2022 елның 14 июль аенда Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 1000 бала туу турында акт теркәлде. 1 июль көнне Әхмәтов Руслан Рәшит улы һәм Рәмилә Рәсим кызы гаиләсендә кыз бала туган. Балага матур Лия исеме кушылды.

ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап, баланың әнисенә беренче дәүләт документын – туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты  Р. Н. Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.

Сәламәт булыгыз, гаиләгездә бәхетле һәм якты көннәр күп булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International