Әсәтовларның алтын туйлары

2022 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

Сеҗе авыл җирлегендә яшәүче Рәшит һәм Кәүсәрия Әсәтовлар гаиләсендә сөенечле вакыйга – алар алтын туйларын билгеләп үтәләр. Юбилярларны авыл җирлеге башлыгы Хәмидуллин Р.В. һәм җирлек белгече Әгъзамова Н.Д. котладылар. Алар юбилярларга район башлыгы И.Г. Нуриевның котлау хатын һәм символик бүләк тапшырдылар.

Алтын туй – ул тулы бер тормыш, озак еллар дәвамында авыр хезмәт нәтиҗәсе. Без Әсәтовлар гаиләсенә чын күңелдән нык сәламәтлек, гаилә җылысы, күңел тынычлыгы һәм бәхет телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International