Нурлат ГХАТ идарәсендә 2022 елның апрелендә «Яңа туган балага бүләк» акциясе старт алды. Атна саен, пәнҗешәмбе көнне истәлекле бүләк тапшыру тантанасы уза.
14 июль көнне Никахлашу сараенда агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында туган 8 гаилә парын котладылар. Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре Башлыгы Алмаз Сәлим улы Әхмәтшин әти-әниләрне беренче балалары белән дә, күп балалы гаиләләр статусына күчүе белән дә котлады.