Кеше тормышында иң мөһиме – ныклы, тату һәм бәхетле гаилә мөнәсәбәтләре булдыру, шулай булганда теләсә нинди тормыш авырлыкларын җиңел генә кичәргә мөмкин. Туганнар арасында тынычлык, мәхәббәт һәм үзара аңлашу хөкем сөргән гаиләгә караганда да көчлерәк һәм кадерлерәк дөньяда берни дә юк.
2022 елның 8 июлендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Татарстан Республикасы Кукмара шәһәренең Комсомол мәйданында «Без бергә булганга бәхетле» дип исемләнгән тантаналы чара узды. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Мәсхүт кызы Әхмәтшина район халкын һәм кунакларны әлеге бәйрәм белән котлады.
Бәйрәмнең төп бизәге Россия Федерациясендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен үткәрү буенча оештыру комитеты грамотасы һәм медале белән 62 ел бергә яшәгән Миннемулла Галәлетдин улы һәм Җәүһәрия Мияссәр кызы Галәлетдиновларны бүләкләү, шулай ук, Кукмара районының 17 иң яхшы гаиләсен хөрмәтләп (шул исәптән 9 гаилә юбилярларын), аларга Кукмара районы Башлыгының Рәхмәт хатын, истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшыру булды.
Тантана ахырында бүләкләнүче парлар һәм чара кунаклары тантаналы алкышлар астында вальс әйләнделәр.