Мәхәббәт һәм тугрылык өчен

2022 елның 12 июле, сишәмбе

Район мәдәният йортында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналы чара узды. Үз үрнәкләре белән бер-береңә тугры булу һәм бер-береңә булган мәхәббәтне саклау-зур хезмәт кенә түгел, ә гадәти булмаган бәхет тә икәнлеген исбатлаучыларны котладылар. Чарада Ютазы муниципаль район башлыгы Аяз Шафигуллин катнашты. Изге теләкләр һәм котлаулар белән ул бәйрәм кунакларына мөрәҗәгать итте һәм бүләкләү тантанасын җитәкләде.

«Гаиләдә үзара аңлашу-ул бәхет тә. Гаилә нык булган саен, безнең район да көчлерәк», - дип билгеләп үтте район башлыгы Аяз Әдипович.

Тантананың төп сәбәпчесе-Иске Урыссу авылыннан Гыйниятуллиннар гаиләсе, алар 55 ел бергә гомер иткәннәр. Ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Район башлыгы Аяз Шәфигуллиннар гаиләсен иҗтимагый бүләк-«Мәхәббәт һәм тугрылык өчен»медале белән бүләкләде.

Ташкичүдән Сәетмагруф һәм Рәмзия Галеевлар гаиләсе 34 ел бергә яшиләр. Тукай исемендәге туган колхозында эшләүләрен дәвам итәләр алар. Гаилә башлыгы Ташкичү авыл җирлеге депутаты булып тора. Хатыны белән өч бала-ике кыз һәм ул тәрбияләп үстергәннәр.

«Электросоединитель» заводының хезмәт династиясе-Бажитовлар гаиләсе, гомуми стажы 56 ел. Татьяна һәм Владимир Бажитовлар 40 ел бергә гомер итәләр, ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Дмитрий һәм килене Светлана гаилә династиясен дәвам итәләр, өч бала үстерәләр.

Гәрәевлар гаиләсе нык, тату һәм хезмәт сөючән гаилә. Илмир һәм Лилия 17 ел бергә гомер итәләр, өч бала үстерәләр. Быел Гәрәевлар гаиләсе Татарстан гаиләләре республика фестиваленең зона этабында лауреат булды.

Район мәдәният йорты солистлары, чын бәйрәм атмосферасы тудырып, катнашучыларга иҗади номерлар бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International