Алексеевск муниципаль районы ГХАТ бүлегендә «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» көненә багышланган чара уздырылды. Районыбызның «алтын» гаиләләрен, тормыш юлын кулга-кул тотынып 50 ел һәм күбрәк узган парларны котладылар.
«Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» медале Алексеевск штб яшәүче Хамзиннар гаиләсенә тапшырылды. Ирле-хатынлы Хамзиннар гаиләсе 50 ел тату гомер кичерәләр. Бу гаилә өчен бер-береңне хөрмәт итү, кайгырту гади сүз генә тугел, ә чын мәгънәсендә яшәү рәвеше.
Зур Тигәнәле авылыннан Гильмановлар Рәшит Бурганович һәм Гөлкәй Нигъмәтовна бәхетле гаиләдә 50 ел гомер кичерәләр. Гаиләнең төп кыйммәтләре булып бер-береңә хөрмәт һәм мәхәббәт тора.
Удальцовлар Виктор Иванович һәм Валентина Михайловна бергә ярты гасырдан артык 60 ел, тату гаилә булып гомер кичерәләр. Войкино авылында яшәүче Удальцовлар гаиләсе иң ихтирамлы гаилә булып санала. Аларның гаиләсе үсеп килүче буынга үрнәк булып тора. Бу гаилә үзенең матур традицияләре белән көчле, ә иң мөхиме бу якын, туган кешеләр.
Гаилә кыйммәтләренә тугрылыклары өчен бу күркәм гаиләләрне Алексеевск районы башлыгы урынбасары Галина Белова котлады « Сезнең гаиләләрегез безнең өчен һәм үсеп килүче буын өчен искеткеч урнәк. Ярты гасыр гомер юлын шатлыгын да кайгысын да, ачысын да татлысын да бергә уртаклашып үтәр өчен, нинди сабырлык һәм зирәклеккә ия булу кирәклеген күз алдына китерү авыр түгел. Бүген без сезне котлыйбыз, сезгә рәхмәтебезне һәм соклануыбызны белдерәбез. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез!».