«Питрау» мәйданы Татарстан Республикасы Министралар Кабинеты ГХАТ идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигматуллинаны да кабул итте. Ул беренчеләрдән булып танышулар өчен оештырылган «Димче почмагын» да булды. Берничә ел элек шушы бәйрәмдә танышып, узган елда гаилә корган Артур һәм Регина Гарифуллиннарны гаиләләренә бер ел тулуы белән тәбрикләде. Шулай ук шушы җирлектә димче Агрофена кунаклар игътибарына керәшен халкына хас димләү йоласын күрсәтте.
Электән калган йолалар буенча Питрауда егетләр үзләренә тиң яр сайлаган. Мондый никахларның аеруча нык булуына зур ышаныч булган. Ел саен димче почмагында күңелең теләгән ярың турында берничә сүз, узең турында теләгән мәгълүматны калдырып китергә мөмкин. Шулай ук Агрофена кунакларны да, ялгызакларны да парлы уеннарга чакырып, парлы тормыш матурлыгы турында сөйлп китә.
Зур бәйрәмнең ачылыш өлеше дә керәшен халкының туй йолаларына багышланган иде. Танышу, ярәшү тарихлары, туй вакыйгасына хас керәшен җырлары, биюләре күрсәтелде.
Әйтергә кирәк, быел Тырлау аланында әлеге искиткеч чара 24-нче тапкыр узды, меңләгән халык кабул итте.