Арча муниципаль районында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2022 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

2022 елның 7 июлендә Арча шәһәрендә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улы һәм аның тормыш иптәше Гөлнур Тәлгать кызы исеменнән районның иң яхшы гаиләләрен кабул итү тантанасы булды.

Кабул итүнең мәртәбәле кунаклары арасында гаилә тормышы юбилярлары, күп балалы ата-аналар, хезмәт династияләре вәкилләре, якташлары арасында хөрмәткә лаек гаилә парлары бар иде.

Алар барысы да үз урынында, үз һөнәрләрендә илебез хакына хезмәт куйган һәм, үз хезмәтләре белән хөрмәткә лаек кешеләр. Нәкъ менә алар авылда уңышлы тормыш алып бару үрнәге булып торалар, һәм шуның белән беррәттән гаилә кыйммәтләрен саклап калуның лаеклы үрнәген үз балаларына, оныкларына тапшыралар.

«Сезне чын күңелдән якты гаилә бәйрәме-Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйм! Һәр бәхетле гаиләнең нигезе - мәхәббәт, дуслык һәм үзара аңлашу. Гаилә - һәрберебез өчен иң мөһим кыйммәтләрнен берсе. Сез безнең өчен бәхетле гаилә тормышы үрнәге булып торасыз. Шәхсән минем өчен Сезне бүген котлау зур мәртәбә!», - диде, чарада катнашучыларны котлап район башлыгы Нуриев И.Г.

Тантанада катнашучылар гаилә бәхетенең серләре белән уртаклаштылар һәм озак елларга гаилә берлеген ничек саклап калу турында сөйләделәр. Алып баручы Алмаз Мирзаяновның һәм аның тормыш иптәше Зөлфирә Шәйдуллинаның тырышлыгы, ихласлыгы, алар тәкъдим иткән кызыклы концерт программасы залда кабатланмас шатлык һәм бәхет атмосферасы тудырды һәм беркемне дә битараф калдырмады. Чакырылган кунаклар артистларга кушылып җырладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International