Мамадышның яшь пары Ислам Кубиев һәм Лилия Миңнеханова гаризага кул куйдылар

2022 елның 9 июле, шимбә

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәмдә, районкүләм җыелган алтын юбилярлары каршында язылышу турындагы гаризага кул кую – ниятнең ихласлылыгы, җаваплылыкның иң югары дәрәҗәдә булуын раслый. Мамадышның яшь пары Ислам Кубиев һәм Лилия Миңнеханова турында шулай дип, һичшиксез, әйтергә була.

Яшьләр ел ярым элек авыл урамында таныша. Бер ел аралашып йөргәннән соң, илкүләм узучы «Саннифест» фестивалендә Ислам Лилиягә кулын сорап тәкъдим ясый. Бу вакыйга беренче канал экраннарында да урын таба.

!Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» бәйрәмендә Ислам һәм Лилия Көек-Ерыкса авылыннан килгән Әглиевлар гаиләсеннән дә бик күркәм теләкләр кабул итте. Алмаз абый яшь кияүгә нык һәм таркалмас гаилә тормышы теләп йөрәк формасында тимер йозак бүләк итте. Илгизә апа кәләшкә сафлык, чисталык, яңа тормыш символы булган ак чәчәкләрдән үрелгән такыя кидертте.

Булачак гаилә башлыгы һәм терәге Ислам юбилярларга зур рәхмәтен, аларның тормыш тарихлары белән соклануын җиткерде. Йозакны ачкычка ябып, ачкычын яшереп куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International