«Мәхәббәт һәм тугрылык» өчен медален Мамадышта Миннәхмәтовлар гаиләсенә тапшырдылар

2022 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

2022 нче елның 8 июлендә Язылышу сараенда «Мәхәббәт һәм тугрылык» өчен медален тапшырдылар.  Әлеге зур бәягә быел Мамадыш шәһәрендә гомер итүче Миннәхмәтовлар гаиләсе лаек булды. Ринат Миннәхмәт улы һәм Нурия Зәйнәк кызы райондашлары өчен үрнәк гаилә генә түгел, ә Мамадыш районы һәм шәһәре үсешенә зур өлеш керткән гаилә.

Ринат ага – «ТАССРның иң яхшы киномеханигы», шәһәрнең мәртәбәле кешесе, күпсанлы федераль, региональ, районкүләм бүләкләр, лаеклы исемнәр «хуҗасы». «Матурлык тудыручы» исемен шәһәр халкы аңа үзе «такты». Чәчәкле клумбалар, карлы сыннар, тимердә коелган композицияләр – фантазиянең кыры чиксез Ринат абый өчен. Бүгенге коөндә аның эшен улы Раиф дәвам итә. Кызлары Алсу «Радуга» җәмгыятендә хезмәт куя. Миннахметовлар гаиләсе 4 онык, 1 оныкчыкка кадерле әби-бабай.

Ринат абый белән Нурия апага әлеге зур бүләкне район Башлыгы Анатолий Иванов тапшырды. Керткән өлешләре, артларыннан калдырган матур һәм үрнәк эзләре өчен зур рәхмәтен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International