Бала – төп пассажир

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

Бүген, балаларны яклау көнендә, Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ бүлекчәсе начальнигы Резедә Игнатьева һәм ЮХИДИ хезмәткәре Фәрхәт һәм Мария Садриевлар гаиләсенә баланы имин йөртү өчен автокресло тапшырдылар.

Сергей Рузанов Садриевлар гаиләсенә сәламәтлек һәм куркынычсыз юллар теләде һәм кечкенә пассажирлар өчен юлда төп һәм иң нәтиҗәле саклану чарасы-балалар өчен тотып тору җайланмасы, дип ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International