Чүпрәледә «Коляскалар Парады – 2022» конкурс-фестивале узды

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

Ел саен Чүпрәле районында балаларны яклау көне һәм әлеге чараның бер өлеше булып, әлбәттә инде, балалар коляскалары парады билгеләп үтелә.

«Чупрәле» паркы мәйданы әкият персонажлары белән шыгрым тулы иде, әти-әниләр балалар коляскаларын төрле тематикага төшерделәр. Катнашучылар һәм җыелучылар тылсымлы балачак дөньясына чумдылар. Быел «Коляскалар Парады 2022» конкурсына 23 гаилә, өстәвенә, район үзәгеннән генә түгел, ә төрле авыллардан да катнашучылар килгән иде.

Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Сатдинов Данис Габделхарис улы барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады. Бу матур һәм якты чарада җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр булмады. Барлык катнашучыларны да төрле номинацияләрдә билгеләп үттеләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International