Чүпрәледә игезәкләрне хөрмәтләү тантанасы узды

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

1 июнь көнне, Балаларны яклау көнендә, «Чүпрәле» үзәк паркында, Иске Чүпрәледән Илнур һәм Эльвира Яфизовлар гаиләсендә 2022 елның 25 апрелендә туган игезәкләр Ләйсән һәм Лиананы тантаналы рәвештә котладылар. Ирле-хатынлы шулай ук өч яшьлек кызы Эльвинаны да үстерәләр.

Бу шатлыклы вакыйга белән гаиләне Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Сатдинов Данис Габделхарис улы котлады. Район башлыгы исеменнән котлау хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International