Аксубай муниципаль районында Җиңү көне

2022 елның 9 мае, дүшәмбе

Күп еллар дәвамында Җиңү Көне илебезнең барлык гражданнары өчен иң изге бәйрәме булып тора. Бу көнне илебез халкы Бөек Ватан сугышында фашистлар Германиясен җиңде. Бу Җиңү совет халкына бик кыйммәткә төште, бу куркыныч сугышта 20 миллионнан артык кеше һәлак булды, һәр гаиләдә искә алырдай кешеләр бар... Бу Бөек Җиңү истәлеге мәңге буыннан-буынга тапшырылачак. Аксубай муниципаль районы ГХАТ бүлеге белгечләре Мәңгелек утка чәчкәләр салуда һәм «Үлемсез полк» йөрешендә катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International