Җиңү көне алдыннан Минзәләдә тыл ветераннарын котладылар

2022 елның 7 мае, шимбә

Җиңү көне алдыннан, елдагыча ГХАТ хезмәткәрләре тыл хезмәткәрләре Круглова Анастасия Иван кызын һәм Муринова Анна Игнат кызын бәйрәм белән котлап, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау хаты һәм бүләк тапшырдылар. Сугыш бетүгә 77 ел үтте. Бу җиңүне илебез бик зур югалтулар белән яулады. Яшь буынның бурычы- безнең тыныч тормыш өчен гомерләрен биргән ветераннарыбызны онытмыйча, аларның истәлеген саклап яшәү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International