Яңа туган баланың бала тудыру йортыннан чыгуы гаилә өчен куанычлы җылы бәйрәм, ә инде сабый химиклар көне алдыннан «Нижнекамскнефтехим» ачык акционерлар җәмгыятендә эшләүчеләр гаиләсенда туа икән – бу инде икеләтә бәйрәм.
Бүген ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре матур һәм тату Черемушкиннар гаиләсендә туган баланы бала тудыру йортыннан чыгару тантанасы уздырдылар. Бөтен гаилә яңа туган бала белән әнисен түземсезлек белән көтеп алдылар, олы кызлары Софья барсыннан да артык дулкынланды. Әтисе улын беренче тапкыр кулына алгач күпме генә тырышса да яшьләрен яшерә алмады.
Михаил белән Анна улларына матур борынгы грек теленнән килгән Дмитрий исемен куштылар. Аларга балаларының беренче дәүләт документын - туу турында таныклык, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлау хатын һәм истәлекле китаплар тапшырдылар.
Гаиләне «Нижнекамскнефтехим» ачык акционерлар җәмгыяте исесеменнән Олигомерлар һәм гликольләр җитештерү заводының яшьләр белән эшләү комиссиясе рәисе Айрат Сабиров тәбрикләде.