Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе коллективы «Үлемсез полк» акциясендә катнашты

2022 елның 9 мае, дүшәмбе

Быел пандемия башланганнан бирле беренче тапкыр «Үлемсез полк» акциясе гадәти форматта узды. Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре меңләгән түбәнкамалылар белән беррәттән үзләренең Бөек Ватан сугышында катнашкан яки сугыш елларында тылда хезмәт иткән әби-бабаларының, туганнарының фотографияләрен күтәреп бардылар.

Бабаларыбыз Җиңү көнен якынайту өчен үз көчләрен кызганмыйча бик күп батырлыклар кылганнар. Алар безнең хәтеребездә мәңгегә калачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International