Җиңү көне алдыннан бөтен Россия буенча яшь парлар Бөек Ватан сугышын үткән ата-бабаларын искә алып Мәңгелек ут янына чәчәкләр алып киләләр. Бу матур гадәт никахлашу көненең аерылгысыз бер өлешенә әверелде.
Яңа туган Хәбибуллиннар гаиләсе Түбән Кама ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре белән бергә сугыш батырларына рәхмәтләрен белгертеп Җиңү мемориалына чәчәкләр куйдылар. Матур йоланы тәмамлап яшьләр күккә ак күгәрченнәр җибәрделәр.