Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә «Тормыш дәресләре» проекты кысаларында узучы «Гаилә фәне» нең бу уку елында соңгы дәресләре үтә

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

17 нче майның кунаклары – шәһәрнең өченче номерлы мәктәп укучылары булды. Балалар ГХАТ бүлегенең эшчәнлеге белән таныштылар. Аларны аеруча ахыргы биш елга  китерелгән статистик мәгълүматлар кызыксындырды. Иң яшь ана-ата, кияү һәм кәләш, районда аерылышу сәбәпләре рейтингы – бер мәгълүмат та читтә калмады.

Зур игътибар гаилә статусын күтәрүгә юнәлтелгән чаралар белән таныштыруга бирелде. Балалар проектор экраныннан ЗАГС бүлеге тарафыннан үткәрелгән фотоотчетларны белән таныштылар.

Бәхетле никах һәм гаиләнең асылларын игътибар белән тыңлауларын балалар викторина сорауларына дөрес һәм тулы җаваплары белән дәлилләделәр. Бүлекнең архив фондында сакланучы китаплар, шулай ук, укучыларда кызыксыну уятты.

Командаларга бүленеп гаиләдәге һәрбер кешенең мөһим булуын, уен аркылы һәр әгъзаның  хокук һәм бурычларын билгеләделәр. «Күршеңә җылы теләк» һәм «Бүгенге очрашудан мин нинди хисләр белән китәм» исемле техникалар белән ачрашу ахырына якынлашты. 

Дәрес ахырында укытучылар һәм барлык балалар рәхмәтләрен белдерделәр. Очрашу гомум фото белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International