Бөек Җиңү көне алдыннан тыл ветераны Миннулла Әхмәтшин гаиләсе тимер туйларын каршы алды

2022 елның 7 мае, шимбә

65 ел элек 1957 нче елның 7 нче маенда Миннулла абый белән Мәгтәзия апа дәүләт каршында никахларын теркиләр. Алар икесе дә гомерләрен туган Арташ авылларына багышлыйлар. Бер урамда үсәләр, кечкенәдән дус булалар. Бер-берсенә булган мәхәббәт хисләрен аңлагач, ямьле май аенда гаилә корып җибәрәләр. Бүген алар өч кызларының бәхетле әти-әнисе, алты онык, сигез оныкчыкка яраткан әби-бабай.  Минулла абый гомере буе колхозда хезмәт куя, Мәгтәзия апа фельдшер булып эшли. Ике кызлары да әниләре эзе буенча сайлый һөнәрен. Олы кызлары бухгалтер булып көн күрә.

Тимер туй көнне юбилярлар балаларына тимер кебек нык һәм ышанычлы мәхәббәт символы – йөрәк формасындагы йозак бүләк итәләр. Балаларына, оныкларына, кайнар теләкләрен, бәхетле гаилә серләрен җиткереп, ныклап бикләп, ачкычын яшереп куйдылар тимер кияү белән кәләш.  

«Сез безнең өчен зур үрнәк!», – диде ихластан котлап Мамадыш районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Муса Хуҗаҗанов. Район Башлыгы исеменнән рәхмәт хаты, истәлекле бүләк, чәчәк бәйләме тапшырды. Шулай ук юбилярлар ГХАТ бүлеге җитәкчесе кулы астында почетлы юбилярлар китабы актына да кул куйдылар, истәлекле кызыл тасмалар астылар. Очрашу  уртак фотога төшү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International