Бөгелмә районында паспортлар тапшыру

2022 елның 9 мае, дүшәмбе

Бөек Җиңүнең 77 еллыгы алдыннан, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, Укучылар сарае һәм миграция мәсьәләләре бүлеге белән берлектә, яшь бөгелмәлеләргә тантаналы рәвештә Россия Федерациясе гражданы паспорты тапшырылды.

Балаларны Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары Ирина Белова һәм миграция мәсьәләләре буенча бүлек өлкән инспекторы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенең полиция капитаны Вардан Хафизов котлады һәм паспортлар тапшырды. Чарада Җиңү көненә багышланган иҗади эшләр конкурсына йомгак ясалды һәм җиңүчеләр бүләкләнде.

Үзебезнең якташларыбызны, ата-бабаларыбызны, сугыш кырында һәм тылда уртак Җиңү яулаган кешеләрне искә алу олы бурычыбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International