25 май көнне Минзәлә шәһәренең «Ялкын» яшьләр үзәгендә 14 яше тулган район мәктәпләрендә белем алучы балаларга тантаналы рәвештә паспорт тапшырылды.
Районда тантаналы шартларда паспорт тапшыру традициясе шактый озак еллар яши. Әлеге тантанада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, Россия эчке эшләр Министрлыгының Минзәлә районы буенча начальник урынбасары Сергей Титов, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле булеге башкарма сәркатибе Роза Салдаева, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Анна Куприянова, белем бирү бүлеге җитәкчесе Леонид Петраев, миграция бүлеге җитәкчесе Галина Плотникова катнаштылар.