2022 елның 9 маенда Балык Бистәсе поселогының яр буенда Җиңү көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмдә кунаклар һәм район халкы катнашты. 2022 елның 9 Май алдыннан 50 ел бергә гомер иткән ике гаиләне котладылар.
Антиповлар Михаил Михайлович һәм Лидия Федоровна, Балык Бистәсе районының Корноухово авылында яшиләр, Нигъмәтҗанов Шәрәфетдин Ахунҗан улы һәм Симбикә Хәлил кызы гаиләләре Балык Бистәсе бистәсендә яшиләр. Шулай ук Күгәрчен авылында яшәүче Гыймадиевлар Рөстәм Гыйльметдин улы һәм Инзилә Рәис кызы гаиләсе дә чакырылган иде. 9 Май алдыннан Гыймадиевлар гаиләсендә бик мөһим һәм матур вакыйга булды. 2022 елның 25 апрелендә улы Руслан дөньяга килә. Бу гаиләдә өченче бала.
Гаиләләрне район башлыгы Илдар Рәшит улы Таҗетдинов котлады. Сәламәтлек, иминлек теләп, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
Бәйрәм чарасы матур концерт белән дәвам итте, ә соңыннан барлык кунаклар һәм район халкы беркемне дә битараф калдырмаган салютны күрделәр.