Чистай ГХАТ бүлеге белгечләре Җиңү көнен бәйрәм итүдә катнаштылар

2022 елның 9 мае, дүшәмбе

2022 елның 9 маенда сәгать 10да шәһәрнең үзәк мәйданында предприятие һәм оешма, уку йортлары коллективлары, шулай ук ГХАТ бүлеге белгечләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган тантаналы митингта катнаштылар.

Ул сугыштан күп еллар үтте, әмма халык хәтере исән. Һәр гаилә бу изге көндә һәлак булган геройларны искә алу һәм өйләренә кайткан ветераннарга хөрмәт күрсәтү өчен үзенең бурычы дип саный.

Өлкән буын әлеге дәһшәтле сугышны аңлау белән үсеп, яуланган җиңү өчен хөрмәт һәм горурлык хисләре тәрбияләде, хәзер яшь россиялеләрнең Җиңү илебез халкына нинди кыйммәтләр белән бирелгәнлеген аңлавы мөһим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International