2022 елның 6 маенда, Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан, «Нык гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында Чистай Никахлашу сарае махсус кунаклар – 14 яшькә җиткән Россиянең яшь гражданнары, шулай ук аларның әти-әниләре, әби – бабалары өчен бик мөһим вакыйга-Россия Федерациясе гражданы паспортларын тапшыру буенча ишекләрен ачты.
Чара Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимны астында ачылды. Тантаналы һәм шул ук вакытта бик дулкынландыргыч шартларда 9 бала үзенең төп документын - Россия гражданины паспорты алды.
«Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Ильмира Ярмушева, Чистай районы буенча Россия миграция мәсьәләләре бүлеге начальнигы полиция майоры Илнур Нуриәхмәтов, «Бердәм Россия» партиясенең Чистай җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Наилә Ильяс кызы Хәйдарова илебезнең яшь гражданнарына теләкләрен җиткерделәр.
Яшь гражданнарга патриотизм, үз җиреңнең чын хуҗалары булырга, үзләренең изге гамәлләре, укулары, хезмәтләре белән илебез үсешенә ярдәм итәргә теләделәр.