2022 елның 6 май көнендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Ташкичү авыл җирлеге башкарма комитетында зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче Нурислам Зиннур улы һәм Суфия Рәҗәп кызы Гизатуллиннарны һәм алтын туйларын уздыручы Абдурашид Исмаил улы һәм Фаина Александр кызы Галиевларны өйләренә барып котладылар.
Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәйзуллин Ф.Х. һәм Ашытбаш мәдәният йорты директоры Фәйзрахманова А.Р. юбилярларны 55 ел бергә гомер итүләре белән котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Күп еллар тату гомер кичергән юбилярлар балаларының үзләренә булган ихтирамына сөенеп туя алмаса, балалары гайләдә туганлык җепләренең ныклыгын саклап торучы әти-әниләренең исәнлекләренә шөкер итеп яшиләр.