Алтын туй

2022 елның 6 мае, җомга

Бөек Җиңу көне алдыннан Арча районында Хөснулла Хизбулла улы һәм Кадрия Әһми кызы Фазуллиннар алтын туйларын билгеләп үттеләр. Алтын туй – ул тулы бер тормыш, озак еллар дәвамында авыр хезмәт җимеше.

Бүген әлеге истәлекле вакыйга белән Фазуллиннар гаиләсен котлап Арча муниципаль районы хатын-кызлар советы рәисе Гатауллина А.М. һәм район ветераннар советы рәисе Хәмидуллина Рәмзия Шәриповна Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башлыгы И. Г. Нуриевның котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International