1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан ГХАТ бүлеге белгечләре Алексей Николаевичны һәм Прасковь Васильевна Дмитриевларны өйләренә барып котладылар.
Гаилә башлыгы, Алексей Николаевич, сугыш ветераннарына тиңләштерелгән. Юбилей медальләре, «Бөек Ватан сугышында Германияне Җиңгән өчен» медале белән бүләкләнгән, Татарстан Республикасының истәлекле билгеләре белән бүләкләнгән. Хатыны, Прасковья Васильевна тыл хезмәтчәне. Бәхетле никахта ирле-хатынлы алты бала тәрбияләп үстергәннәр.
Ирле-хатынлы Дмитриевлар туган «Родина» колхозында эшли, гомуми хезмәт стажы 72 ел. Юбилярларга озын гомер һәм нык сәламәтлек теләп, Якушкино авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Хәмидуллин Хасибулла Хабибулла улы һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гомәрова Лилия Салих кызы традиция буенча Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы Алмаз Сәлим улы Әхмәтшинның котлау хатын, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.