Теләче районынның демографик хәле

2022 елның 3 мае, сишәмбе

Теләче гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә ел башыннан барлыгы 18 бала теркәлгән.

Беренче тапкыр әни булучыларның саны 4 гә тигез. Сабыйларның 5 е гаиләдә – икенче, 8е – өченче, 1се дүртенче хәм күбрәк бала булып дөньяга килгән. Туган нәниләрнең 6 сы малай, 12 се кыз. Әти-әниләр тарафыннан ешрак кушылучы исемнәр: Ясминә, Раяз. Сирәк исемнәр: Даян, Иркэ.

Бу чорда 65 кеше якты дөнья белән хушлашкан. 14 гаилә таркалса, 14 пар үз гаиләләрен корган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International