Нурлат ГХАТ идарәсендә 2022 елның апрелендә «Яңа туган балага бүләк» акциясе старт алды. Атна саен, пәнҗешәмбе көнне истәлекле бүләк тапшыру тантанасы уза. 5 май көнне Никахлашу сараенда агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында туган 10 гаилә парын котладылар. Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы урынбасары Линар Нурислам улы Маняпов әти-әниләрне беренче балалары белән дә, күп балалы гаиләләр статусына күчүе белән дә котлады.