Беренче шәхес билгеләү таныклыгын Россиядә 18 гасырда, төгәлрәге 1721 елда төп яшәү урыннарын вакытлыча калдырып торучы крестьяннарга Петр-1 кертә. 19 гасыр ахырында паспортлар хәзерге паспортларга охшаш төсмер ала. 1918 елда паспорт системасы юкка чыгарыла.
1932 елнын 27 декабрендә шәһәр җирлекләрендә яшәүчеләргә паспортларны кире кайтаралар. 5 енче май көнне Бөек Жиңүнен 77 еллыгын билгеләп үтү алдыннан Теләченең яшь гражданнарына паспорт тапшыру тантанасы булып узды.
Аларга тәбрикләү сүзләрен Теләче район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов Нәкыйп улы, «Бердәм Россия» сәяси партиясеннән сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәуләт Думасы депутаты Калимуллин Рөстәм Галиулла улы, гражданлык актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Тимерханова Әнисә Хатыйп кызы җиткерделәр. Яшь гражданнарның шатлыкларын бүлешергә әти-әниләре да килгәннәр иде.