Апрель аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 13 сабый теркәлде

2022 елның 1 мае, якшәмбе

Апрель аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 13 сабый теркәлде:7 - малай һәм 6 кыз. Шуларның 3 гаиләдә беренче бала, 4 – икенче, 4 - өченче, 2-дүртенче бала булып туган.

Бәхетле әти-әниләр балаларына Даян, Данил, Владислав, Егор, Елисей, Рамзан, Сәлим, Амалия, Амелия, Әлмирә, Мирослава, Радмила, Эсмира дигән матур исемнәр бирделәр.

Иң яшь анага 21 яшь, иң яшь әтигә 25 яшь, иң өлкән анага 38 яшь һәм иң өлкән әтигә 39 яшь.

Шул ук вакыт эчендә ГХАТ бүлегендә 10 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. Иң яшь каләшкә 16, ә иң яшь кияүгә 26 яшь, иң олы кияүгә һәм кәләшкә – 62 яшь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International