Яр Чаллы шәһәрендә юбилярлар парады

2022 елның 29 апреле, җомга

Җиңүгә 77 ел була. Тиздән илебез Бөек бәйрәм-Җиңү көнен билгеләп үтәчәк. Безнең илдә бу куркыныч сугышны читләтеп үткән гаилә юк. Бүген Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда әлеге бәйрәм вакыйгасына багышланган юбилярлар парады узды. Бүген кунакта гаҗәеп парлар, алар хаклы рәвештә безнең шәһәр һәм республиканың горурлыгы булып торалар. Алар, меңләгән кешеләр кебек үк, КАМАЗга нигез салган елларда илнең төп төзелешенә килгәннәр. Барысы да бер зур һәм тату гаилә булып яшиләр. Барысы бергә эшләделэр, бәйрәмнәрне билгеләп үттеләр, туйлар уйнадылар. Бу дулкынландыргыч һәм нык дуслык, чын туганлыкка күчкән һәм шәһәребезнең төп байлыгы булган.

Безнең хөрмәтле кунаклар:

1. Гилевлар Геннадий Прокопий улы һәм Людмила Сергей кызы, 60 ел бергә гомер кичерәләр!

"алтын" юбилярлар-50 ел бергә гомер кичерәләр -

2. Березниковлар Борис Леонид улы һәм Валентина Андрей кызы,

3. Абрамовлар Петр Иван улы һәм Надежда Ефим кызы,

4. Сусловлар Николай Иван улы һәм Валентина Павел кызы,

5. Дементьевлар Аркадий Алексей улы һәм Галина Алексей кызы,

6. Козловлар Александр Василий улы һәм Анна Григорий кызы,

7. Мыльниковлар Анатолий Георгий улы һәм Тамара Борис кызы,

"рубин" юбилярлар-40 ел гаилә тормышы -

8. Хаматовлар Рәшит Хамат улы һәм Алсу Наил кызы.

Чаллы гаиләләре үзләренең энтузиазмнары, хезмәт сөючәнлеге, максатчанлыгы һәм матур традицияләре белән аерылып тора. Юбилярларны шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Шәүкәт улы Сәлахов котлады.

Кадерле юбилярлар һәм бәйрәм кунаклары! Бүген һәрберегез бу зал тутырып килгән шатлыкларны бер өлешен алып китсен.

Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International