Әлмәт шәһәрендә Камалиев Рәсим Камали улы һәм Әлфия Талип кызы Алтын туйларын билгеләп үттеләр

2022 елның 30 апреле, шимбә

2022 елның 30 апрель аенда Әлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсендә Рәсим Камали улы һәм Әлфия Талип кызының алтын туйларын билгеләп үттеләр.

Камалиев Рәсим Камали улы – 1950 елның 6 октябрь аенда Лениногорск районы Куакбаш авылында туган, ә Искәндәрова Әлфия Талип кызы-1952 елның 3 февралендә Лениногорск районы Зәй-Каратай авылында туган. Яшьләр Зәй-Каратай авылында яшүсмерләр чакта очрашалар. 18 яше тулгач Рәсимне армия сафларына хезмәт итәргә алала. Әлфия Лениногорск техникумына укырга керә. Һәркемнең үз тарихы бар, язмыш Рәсим белән Әлфияне кабат очраштыра.

1972 елның 28 апрель аенда яшьләр рәсми рәвештә никахларын теркиләр, яңа гаилә –Камалиевлар гаиләсе барлыкка килә. Яшь ир белән хатын Әлмәт шәһәренә күчеп киләләр.

Нәкъ 1 елдан һәм 2 көннән соң – 1973 елның 30 апрель аенда яшьләрнең кызлары Ильмира туа.

Озакламый ике уллары: Илшат һәм Радик туа.

1975 елда Әлфия Талип кызы төзелеш идарәсе бүлегеннән автомобиль эшләре идарәсе бүлегенә күчә, анда ире белән бергә эшли башлыйлар. Анда алар пенсиягә кадәр эшлиләр. Кызлары Ильмира да шунда хезмәт куя. Предприятиедә Камалиевлар гаиләсен хәтерлиләр һәм хөрмәт итәләр.

Бүгенге көндә алар өчен иң кыйммәтле бүләк - гаилә, туганнар, әмма иң мөһиме-3 бала, 9 онык туу.

ГХАТ идарәсе исеменнән юбилярларга котлау хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, сәламәтлек һәм шатлык, озын гомер теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International