27 апрель көнне Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Чистай шәһәре территорияләрен санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча традицион икеайлык чорында үткәрелә торган гомумшәһәр өмәсендә катнаштылар.
ЗАГС бүлеге начальнигы Илмира Ярмушева җитәкчелегендә белгечләр бордюрлар, агачлар агарту, Никахлашу сарае янындагы территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү белән шөгыльләнде.
Якын арада чәчәкләр, яшел үләннәр утыртылачак, шулай ук участокны яшелләндерү буенча башка чаралар үткәреләчәк, чөнки никахлашу сарае территориясе өйләнешүчеләрнең фотосурәткә төшү өчен яраткан урыны булып тора.