Арча муниципаль районында Әнәс Вилдан улы һәм Фирдәүсә Нигъмәтулла кызы Вилдановлар гаиләсен зөбәрҗәт туйлары белән өйләренә барып котладылар. 55 ел бер-берсенә булган хисләрне югалтмыйча авырлыкларны узганда бер-берсенә төрәк булып яшәгән Фазуллиннар, бүген балалары һәм оныклары уңышларына сөенеп яшиләр.
Әлеге күркәм дата белән гаиләне Арча муниципаль районы хатын-кызлар советы рәисе Гатауллина А.М. һәм район ветераннар советы рәисе Хәмидуллина Рәмзия Шәриповна котладылар, аларга истәлекле бүләк һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль район башлыгы Нуриев И. Г. исеменнән котлау хаты тапшырдылар.